ФИТЫР СӘДАКАСЫ (хөкеме, күләме, нияте, догасы) Көндәлек тормышта кулланыла торган әйберләрдән тыш, көмеш нисабы кадәр малы булган кешегә Рамазан аеннан соң, Гайдел-фитыр (Ураза гаете) көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб. Ирнең хатыны һәм бәлигъ булган балалары бай булса, фитыр аларның үзләренә вәҗиб була, әгәр фәкыйрь булсалар, һичкемгә вәҗиб булмый. Әгәр берәү хатыны, олы балалары һәм хезмәтчеләре өчен фитыр сәдакасын үзе бирсә, саваплы була. Авырлык белән яши торган фәкыйрь кешеләр өчен фитыр сәдакасын бирү вәҗиб түгел. Әгәр бирергә теләсәләр, үзләреннән дә фәкыйрьрәк кешеләргә бирергә тиеш булалар. Фитыр сәдакасын Гайдел-фитыр көнендә таң атканнан соң, Гает намазы укылганчы бирү саваплырак, чөнки бәйрәмне тояр өчен акчасы булмаган фәкыйрьләрне бәйрәм башланганчы шатландыру хәерлерәк. Фитыр сәдакасын Рамазан ае барышында ук биреп куярга да мөмкин. Гает намазы укылганчы бирә алмый калган кеше соңыннан бирергә тиеш була. Зәкят һәм гошер кебек, Фитыр сәдакасы да фәкыйрь кешеләргә генә бирелә. Фитыр сәдакасы өчен (һәр кеше исәбеннән) байлыгы уртача булган кеше 4 кадак чамасы бодай яки 8 кадак чамасы арпа бирергә, ә баерак кеше 4 кадак чамасы хөрмә яки 8 кадак чамасы йөзем бирергә тиеш. Бодай, арпа, хөрмә, йөзем урынына аларның бәяләре кадәр акча бирергә дә мөмкин. (Әхмәтһади Максуди, «Гыйбадәте исламия» – Казан: «Хозур» – «Тынычлык» нәшрият йорты, 2016. – 143-144 б. 💶 ФИТР СӘДАКАСЫНЫҢ КҮЛӘМЕ: 2023-нче елга Нәзарәтнең Голәмәләр Шурасы һәм Казыйлар Шурасы карары белән: ✳️ фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 41 000 сум (көмеш буенча), ✳️ фитр сәдакасы: арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә - 800 сум билгеләнде. 💬 ФИТЫР СӘДАКАСЫНЫҢ НИЯТЕ: «Аллаһ ризалыгы өчен дип, фитыр сәдакасын бирергә ниятләдем» اللَّهُمَّ اكْفِنِي بِحَلَالِكَ عَنْ حَرَامِكَ وَ أَغْنِنِي بِفَضْلِكَ عَمَّنْ سِوَاكَ [Әллааһүммә-кфиний би-хәләәликә гъән хәраамикә үә әгъниний би-фәдъликә гъәммән сиүәәк(ә)] «Аллаһым, мине, хәрамыңа (тыйганнарыңа) мөрәҗәгать итмәслек итеп, хәләлең (рөхсәт иткәннәрең) белән тәэмин ит! Һәм, Үз фазыйләтең белән, Синнән башкага мохтаҗ булудан коткар!» 🤲🏻✨ ФИТЫР САДӘКАСЫН БИРГӘНДӘ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА 2:127 رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ УКЫЛЫШЫ: Раббәнәә тәкъаббәл миннәә иннәкә әннтә-ссәмиигъүль-гъәлиииим МӘГЪНӘСЕ: «И, Раббыбыз! Бездән аны кабул ит, һичшиксез, Син - һәрнәрсәне Ишетүче, һәрнәрсәне Белүче!» («Әл-Бәкарә / Сыер» сүрәсе, 127-нче аятьтән өзек) 🤲🏻✨ ФИТЫР САДӘКАСЫН АЛГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА اللَّهُمَّ احْفَظْ صَاحِبَ هَذِهِ الصَّدَقَةِ عَنِ الآفَاتِ وَ البَلِيَّتِ وَ اغْفِرْ ذُنُوبَهُ وَ أَكِّدْ إِيمَانَهُ وَ أَكْثِرْ أَمْوَالَهُ وَ وَفِّقْهُ عَلَى خَيْرِ مَقَاصِدِهِ УКЫЛЫШЫ: Әллааһүммә-хфәзъ съаахибә һәҙиһи-ссъадәкъати- гъәнил-әәфәәти үәл-бәлиййәти үә-гъфир ҙүнүүбәһү үә әккиде иймәәнәһү үә әкҫир әм-үәәләһү үә үәффиКЪһү гъәләә хъайри мәкъаасъыйдиһ МӘГЪНӘСЕ: «Йә, Аллаһым, ошбу сәдака хуҗасын барча афәтләрдән, бәлаләрдән сакла, аның гөнаһларын ярлыка, иманын күркәм кыл, малын арттыр һәм изге эшләрендә ярдәм ит!»

Теги других блогов: ният фитыр сәдакасы күләме